16+

Камилә иртәгә дә чыгыш ясый

Иртәгә Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча команда ярышында ирекле программада катнаша. Ул бозга якынча 7.13-7.21 сәгатьтә чыгачак.

Иртәгә Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча команда ярышында ирекле программада катнаша. Ул бозга якынча 7.13-7.21 сәгатьтә чыгачак.

Гомумән, кыска программада кемнәр чыгыш ясаган, шул спортчылар иртәгә дә чыгыш ясаячак. Марк Кондратюк бүген ирекле программада икенче урынга лаек булды. Иртәгә җанатарлар парлы шууда Анастасия Мишина белән Александр Галләмов,  бию дуэтында Виктория Синицина белән Никита Кацалаповның программаларын күрә алачак. 
Камиләгә һәм калган спортчыларга  уңышлар телибез! Команда ярышларында алтын медаль безнеке булырга тиеш! Әлегә Россия спортчылары беренче урында бара (45 балл). Икенчедә - АКШ (42 балл), өченчедә - Япония (39 балл).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading