16+

Кандидатлар интернетка чыкты

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, сайлаучылар белән элемтәләрне тагын да активлаштыру максатында, «Татарстан командасы» агитация сайты булдырды. www. komanda.tatar адресы белән кереп Татарстаннан «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка тәкъдим ителгән кандидатлар турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев әйткәнчә, партиянең сайлау штабы тәүлек дәвамында эш режимына күчкән.
- Интернетны да файдаланырга булдык, чөнки хәзер күп кеше шунда. Сайтка кереп, кандидатларга соравыңны калдырырга була, ул җавап бирәчәк. Кандидатлар халык белән турыдан-туры очрашулар да үткәрә. Сайлаучылар әйткән һәр наказ партиянең эш планына язып барыла, - диде Андрей Кондратьев.

«Справедливая Россия» партиясе дә Казан шәһәре ишегалларында халык белән очрашулар уздыра, республика бүлеге штабында кабул итә. ЛДПР Инстаграм, ВКонтакте һәм Фейсбук социаль челтәрләрендә сайлау алды агитациясе җәелдергән. КПРФ активистлары үзләренең «Ишектән-ишеккә» акциясе кысаларында, партия газетасын һәм агитация листовкалары тарата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading