Якындагы өч көндә Татарстанда кар явуы көтелми әле. Явым-төшемсез салкын һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
26 ноябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча уртача һава температурасы 8дән 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез нульдән 3-8 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Атна азагына таба да шундый ук һава торышы сакланачак. Атна уртасында төнге температура -17 градуска җитәргә мөмкин.
Шулай да пәнҗешәмбе көнне көндез урыны белән бераз кар явуы ихтималы бар. Җил үз юнәлешен көньякка алыштыра. Төнге температура -5... -10, ә аязган вакытта 14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар