16+

Катамаранда йөзү чактан гына фаҗига белән тәмамланмаган

Алдагы көнне кич белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольск күлендә катамаран әйләнеп капланган. Анда 51 яшьлек хатын-кыз да булган, дип яза prokazan.ru сайты. Шулай итеп, су буйлап сәяхәт итү чактан гына фаҗига белән тәмамланмаган.

Мондый күңелсез хәлнең нилектән килеп чыкканы билгесез. Катамаран әйләнеп каплангач, аның астында калган пассажир бата башлаган. Һәлакәт булган урынга коткаручылар килеп җитеп, бәлагә таручыны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар. Соңыннан хатын-кызны якындагы хастаханәгә илткәннәр.

- Һәлакәт урынында унөч кеше, җиде техника (шул исәптән ике йөзү чарасы), шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан өч кеше һәм ике техника эшләде, - дип хәбәр итә Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча бүлекчәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading