16+

Кави Нәҗми белән Сәрвәр Әдһамова мәхәббәте барысын да тетрәндергән

11 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган “Кави - Сәрвәр” операсы беренче тапкыр дөнья күрәчәк. Төп рольләрдә – Артур һәм Эльза Исламовлар.

11 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган “Кави - Сәрвәр” операсы беренче тапкыр дөнья күрәчәк. Төп рольләрдә – Артур һәм Эльза Исламовлар.

“Кави – Сәрвәр” операсы язучы Кави Нәҗми һәм хатыны Сәрвәр Әдһамованың илдәге бөек сынаулар дәверенә туры килгән тормыш елларындагы сүнмәс мәхәббәте турында сөйли. Кави Нәҗми тарихка ТАССР Язучылар берлегенең беренче рәисе буларак кереп калган. Аның хатыны исә Пушкин, Катаев, Дефо әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе белән һәм балалар өчен язылган китаплары белән дан тоткан хатын-кыз язучы. Ике бөек шәхес шул еллардагы татар интеллигенциясен үзләрендә Мергасов йортындагы фатирында кабул итә торган булган.

1937 елда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова илдәге сәяси вазгыятьнең корбаннары була. Язучыны “халык дошманы” ярлыгын тагып, төрмәгә утырталар, ә хатыны ун ел Себер сөргененә хөкем ителә... Опера аларның исән калулары һәм кавышулары турында гына түгел, ә үзләрендә кешелеклелеген саклап калулары хакында да сөйли. 

Әсәрнең авторларын әлеге мәхәббәт тарихы тетрәндергән. “Һәрбер сынауның ахыры була – чын мәхәббәтнең генә чиге юк. Дистә еллар узса да, әлеге мәхәббәт яшь буынны сокландырып тора. Минем өчен бу опера – зур сынаулар аша узган мәхәббәт тарихы гына түгел, иң беренче чиратта, “Кави – Сәрвәр” – ватандашларыбыз турында сөйләүче әсәр. Әле кайчан гына алар без йөргән урамнардан йөргән, шәһәр һавасы аларның сулышын әле дә хәтерли. Бу безнең тарихыбыз һәм без аны Казан тамашачысына җиткерергә тырыштык”, - ди Айдар Әхмәдиев. 

“Без бу операны бөтен яктан да – музыка, сюжет, характерлар тирәнлеге, масштаб ягыннан да тамашачыны җәлеп итәрлек әсәр буларак язарга тырыштык. Без бу максатка ирешә алдык дип ышанам, чөнки Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова тормышы операга искиткеч бай материал булып торды”, - ди композитор Миләүшә Хәйруллина. 

Премьераны ТР һәм РФ халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры башкарачак. Музыкаль куелыш өчен Зур театр дирижеры Айрат Кашаев җаваплы, куючы режиссер – ТР атказанган артисты, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading