16+

Кайсы гына милләттән булмасын, һәр бала ана телендә җырлый алачак

Узган гасырның алтын приискаларын тоткан мәгърифәтчеләре бертуган Рәмиевләр үрнәген кабатлап, татар меценатлары милләтебез мәйданына кире кайта.

Узган гасырның алтын приискаларын тоткан мәгърифәтчеләре бертуган Рәмиевләр үрнәген кабатлап, татар меценатлары милләтебез мәйданына кире кайта.

Үз халкының терәге — “Изгелек янәшә” хәйрия фонды җитәкчесе Радик Мөхәрләм улы Габдрахмановның тагын бер хәйриячелеге — “Балачак” халыкара вокал конкурс-фестивален быел өченче мәртәбә үткәрүе һәм әлеге конкурс шартлары белән матбугат очрашуында журналистларны да таныштырдылар.

Оештыручылар әйтүенчә, конкурс саллы һәм башка конкурслардан аермалы буларак иң гаделе. Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән 600ләп бала катнашкан, шуның 186 сы һәм 43 иҗат коллективы башкалага килеп, үз көчләрен сынаган.

Географиясе киң — Коми, Бурятия, Башкортстан, Алтай һәм Красноярск өлкәләре, Балтыйк буе илләре, Пенза, Самара, Саранск, Печора, Ухта шәһәрләре һ.б. Быел исә катнашучыларны чит илләрдән дә көтәләр. Конкурс өч этаптан тора.

Сайлап алу туры онлайн режимда үткәрелә. Икенче турга үтүчеләрне 5-6 май көннәрендә Казан үзенә дәшә. Һәр катнашучыны каршы алу, кунакханәләргә урнаштыру, төрле экскурсияләргә йөртү, ашау-эчү ягын оештыручылар кайгырта. 7 май көнне финал — зур бәйрәмгә әвереләчәк гала-концерт белән тәмамлана, ди оештыручылар. 

“Балачак” халыкара вокал конкурс-фестивален гамәлгә куючыларның хәйриячелеге бәрабәренә балалар үз сәләтләрен сәхнәгә алып менү белән беррәттән төрле мастер-классларда катнашу мөмкинлегенә дә, гран-при иясе клип төшерү бәхетенә дә ия булачак. Һәм бу клип төрле каналларда күрсәтеләчәк. 

—Гала концертка рус эстрадасы йолдызларын да  чакырырга уйлыйбыз. Әлбәттә татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясаячак. Бу бәйгедә мөмкинлеге чикле балалар да катнаша ала һәм әлеге конкурсның тагын бер мөһим үзенчәлеге дә шунда. Алар өчен дә остазлары белән берлектә махсус мастер-класслар эшләячәк. Кайсы гына милләттән булмасын, һәр бала ана телендә җырлый ала, ләкин конкурста катнашучыларны татар җыры дуслаштыра, туганлаштыра, ерак илләр белән ике арадагы дуслык күперен ныгыта. Узган елгы катнашучыларыбыз, мөмкинлеге чикле рус егетләре: “Бу бәйгедә татар рухы бар!” — диделәр. Димәк, без дөрес юлда! — дигән фикердә Радик Габдрахманов. 

Жюрига 25 еллык педагоглык стажына ия җырчы Дина Мигдал рәислек итәчәк, димәк, чыгышы да көтелә. Катнашучыларга бәя бирүчеләр исемлегендә Алиса Кожикина да бар. 

—Ниятебез — талантлы балаларны барлау, аларга вокал, иҗат ягыннан үсәргә мөмкинлек бирү, ярдәм итү — ди Радик Абдрахманов. 

Иганәченең хәйриячелеген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үз чиратында чын мәгърифәтчелек үрнәгенә тиңләде.  Үз егетләребезнең милләт эшенә, милли мәсьәләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә алынуы бик күркәм һәм көтелгән гамәл. Югыйсә, акчаларын башка максатларда да куллана алырлар иде... 

Конкурска гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә.   

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading