Үткән елны республикада 2 миллион 34 мең тонна сөт җитештерелгән.
Сөт җитештерү күләмен арттырган районнар: Кукмара, Саба, Минзәлә, Әтнә, Балтач, Бөгелмә районнары. Иң яхшылар унлыгына шулай ук Мөслим, Мамадыш, Азнакай һәм Алабуга керә. Шул ук вакытта сөт җитештерү күләмнәрен югалткан районнар да бар.
Болар – Әлки, Яшел Үзән, Чистай, Лаеш һәм Югары Ослан. Кукмара районы тәүлеклек савым күләмен 400 тоннага, Саба районын 300 тоннага арттырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар