16+

Казан аэропорты көньякка рейсларны туктатты

«Казан» халыкара аэропортында көньякка рейсларны гамәлдән чыгара башладылар. Онлайн-табло нигезендә, хәзерге вакытта Минеральные Воды һәм Сочига рейслар гамәлдән чыгарылды.

«Казан» халыкара аэропортында көньякка рейсларны гамәлдән чыгара башладылар. Онлайн-табло нигезендә, хәзерге вакытта Минеральные Воды һәм Сочига рейслар гамәлдән чыгарылды.

Исегезгә төшерәбез, бүген Россиянең көньягындагы шәһәрләрдә аэропортлар эше туктатыла, хәзерге вакытта Росавиация 12 шәһәргә - Ростов (Платов), Краснодар (Пашковский), Анапа (Витязево), Геленджик, Элист, Ставрополь, Белгород, Брянск, Орел, Курск, Воронеж, Симферопольгә очышларны чикләү турындагы мәгълүматны раслады. Чикләүләр Мәскәү вакыты буенча 2 нче мартка кадәр гамәлдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, бүген Владимир Путин Донбасс территориясендә хәрби операция башлануы турында игълан итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading