16+

Казан – иң уңайлы шәһәрләр исемлегенә кергән

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Екатеринбург һәм Түбән Новгород Россиянең яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләре булып танылган. Россия фәннәр академиясенең Урал бүлеге галимнәре Александр Соколов һәм Оксана Руднева үз чыгышлары вакытында әнә шулай дип белдергән.

Галимнәр яшәр өчен уңайлы булган шәһәрләр исемлеген төзегән. Әлеге дәрәҗә 25 төрле күрсәткечләр нигезендә бәяләнгән. Алар арасында шәһәрдә метро булу, авиаэлемтәләрнең ни дәрәҗәдә җайланганлыгы, шулай ук никадәрле югары уку йорты һәм театр булы мөһим роль уйнаган. Галимнәр әйткәнчә, Мәскәү рейтингта икенче һәм өченче урыннарны биләгән Санкт-Петербург һәм Казаннан шактый алга бара. Моннан кала, рейтингта Татарстаннан Чаллы да күрсәтелгән. Алар Самара белән 14 нче һәм 15 нче урыннарны били.

Галимнәр фикеренчә, иң уңайлы шәһәрләр дип Россиянең Европа өлешендә урнашканнары табылган. Алар транспорт мөмкинлеге яхшырак булганлыктан, тизрәк үсеш ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading