Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан мәктәпләренә көзге каникул даталарын үзгәртергә тәкъдим итте, дип хәбәр итә «Интерфакс» веломствога сылтама белән.
"21-28 октябрьдә Казан мәктәпләрендә көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга тәкъдим ителде", - диде агентлык әңгәмәдәше.
Каникулларны күчерүнең сәбәбе ачыкланмый.
Республиканың башка мәктәпләрендә каникуллар 1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр узачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, октябрь аенда Казан БРИКС саммитын кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар