16+

Казан метросында биометрия ярдәмендә түләп булачак

6 шәһәр метросында, шул исәптән Казанда да, 2024 елда биометрия ярдәмендә түләүне кертә башлау планлаштырыла.

6 шәһәр метросында, шул исәптән Казанда да, 2024 елда биометрия ярдәмендә түләүне кертә башлау планлаштырыла.

Бу хакта бердәм биометрия системасы операторы булган Биометрия технологияләре үзәге (ЦБТ) генераль директоры Владислав Поволоцкий хәбәр иткән. 
-    Без Россия Транспорт министрлыгы белән берлектә киләсе елда РФ Хөкүмәтенең өстенлекле проекты эгидасы астында 6 шәһәрдә шундый түләү мөмкинлеген тәэмин итүне планлаштырдык. Бу Казан, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Самара һәм Новосибирск ", - дип, Владислав Поволоцкий сүзләрен китәрә ТАСС. 
Казанда, Самара һәм Екатеринбургта сервис эшләтеп җибәрү өчен юл карталары расланган инде, дип билгеләп үткән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading