16+

«Казан шәһәренең ислам дөньясының яшьләр башкаласы итеп сайланылуы бер дә яңалык түгел»

Казан - ул мәдәни мирас сакланган, сәләтле яшьләр тәрбияләүче, тынычлык символы һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яшәүче шәһәр.

Казан - ул мәдәни мирас сакланган, сәләтле яшьләр тәрбияләүче, тынычлык символы һәм төрле милләт, дин вәкилләре дус-тату яшәүче шәһәр.

Биредә Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләреннән килгән яшьләр өчен тәҗрибә туплау, уртаклашу өчен зур потенциал бар. Әнә шуңа күрә дә Казан 2022 елда Ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак үзенә кунаклар кабул итәчәк, дип белдерде Ислам хезмәттәшлек оешмасы Яшьләр форумы президенты Таха Айхан.
«Казан үзенең бай тарихы, заманча инфраструктурасы, эшкуарлык, инновацияләр, спорт өлкәсендә эшләүче новаторлык институтлары булган шәһәр, шулай ук яшьләргә тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек. Шуңа ислам дөньясының яшьләр башкаласы итеп сайланылуы бер дә яңалык түгел», - дип белдерде Таха Айхан.

Исегезгә төшерәбез, Казан ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусын алды. Бу уңайдан шәһәрдә бик күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган, аларның үткәрелү көне белән рәсми сайтта танышырга мөмкин. Биредә чаралар үткәрелү даталары белән танышырга мөмкин, дип белдерде Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова.

«Татарстанда яшьләрнең Ислам дөньясы илләре белән багланышларга зур кызыксыну белдерүен беләбез. Шул уңайдан, Татарстан, Россиянең башка төбәкләре һәм Ислам хезмәттәшлек оешмасына керүче илләрдә яшәүче яшьләр әлеге вакыйгаларны күзәтә, таныша алсын өчен махсус сайт эшләтеп җибәрдек. Ул өч телдә алып барыла: татар, рус һәм инглиз телендә", - диде спикер.

Социаль челтәрләрдә исә Казанда ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак уздырыла торган чараларга багышланган аккаунтлар эшли башлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading