16+

Казан урамнарның берсенә Исламия Мәхмүтова исеме биреләчәк

Казанның Совет районындагы «Изумрудная долина» торак массивында дүрт яңа урамның исеме билгеле булды.

Казанның Совет районындагы «Изумрудная долина» торак массивында дүрт яңа урамның исеме билгеле булды.

Аларга Бөек Ватан сугышы ветераннары, Россиянең атказанган табибы һәм актрисасы исемнәре биреләчәк. Бу хакта Татарстан башкаласының документлар һәм хокук актлары җыентыгында хәбәр ителә.

Шулай итеп, урамнарның беренчесенә подполковник, Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашкан Михаил Родных исеме бирелә.

Икенче урам Бөек Ватан сугышында катнашучы, Татарстан сәламәтлек саклау министрының хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча урынбасары хөрмәтенә Татьяна Емелина исемен йөртәчәк.

Өченчесе урам Россиянең атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эндоскопия үзәген булдыручы Владимир Муравьев исеме белән аталачак.

Дүртенче урам РСФСРның атказанган артисткасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Исламия Мәхмүтова исеме белән йөртеләчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading