16+

Казанда 1 гыйнвардан транспортта йөрү бәясе артачак

Казанда 1 гыйнвардан транспортта йөрү 42 сумга төшәчәк.

Казанда 1 гыйнвардан транспортта йөрү 42 сумга төшәчәк.

Мондый карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышында кабул ителде.

Яңа тарифларга ярашлы, 1 гыйнвардан юл йөрү бәясе 42 сум тәшкил итәчәк. Банк картасы белән түләгәндә юл йөрү бәясе 38 сум торачак.

Хәзерге вакытта җәмәгать транспорты белән йөрү акчалата түләгәндә 36 сумга һәм картаны кулланганда 35 сумга төшә.

Юл йөрү бәясен арттыру процессы дизель ягулыгына бәяләр арту, инфляция һәм комплектлаучы детальләрнең, шулай ук запас өлешләрнең кыйммәтләнүе белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading