16+

Казанда балалар югала

Узган тәүлек эчендә Казанда ике үсмер югалган.

Узган тәүлек эчендә Казанда ике үсмер югалган.

19 ноябрьдә малай өеннән чыгып китә һәм кире кайтмый.

Казанда 11 яшьлек Семен Колюшкинны эзлиләр. 19 ноябрьдә малай өеннән чыгып китә һәм кире кайтмый, дип хәбәр итә «ЛизаАлерт».

Мәктәп укучысының билгеләре: буе 145 см, ябык гәүдәле, чәчләре саргылт төстә, күзләре көрән. Өстенә яшел куртка, кара чалбар, зәңгәр ботинка, кара башлык кигән булган.

Баланың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 8-800-700-54-52 телефоны буенча шалтыратуны сорыйлар.Исегезгә төшерәбез, 19 ноябрьдә Казанда тагын бер, 12 яшьлек яшүсмер югалган булган.  Аны бүген иртән тапканнар. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading