16+

Казанда балалары белән хатын-кыз утырган машина янып беткән (ВИДЕО)

Кичә, 12 апрельдә, Казанның Киров районында кинәт кенә ВАЗ-2114 машинасы яна башлаган.

Кичә, 12 апрельдә, Казанның Киров районында кинәт кенә ВАЗ-2114 машинасы яна башлаган.

Социаль челтәрләрдә руль артында бер хатын-кыз утыруы турында язалар. Машина хуҗасы булган хатын-кыз шартлаган тавыш ишетеп, балаларын алып, машинасыннан чыга. Кинәт кенә яна башлаган машина бөттенләй торгызып булмаслык хәлгә килгән. Бәхеткә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading