16+

Казанда бер тәүлек элек югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр

Казанда тәүлек буе Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны эзлиләр. Яшүсмерне эзләү турында хәбәр «Лиза Алерт» эзтабарлар отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә барлыкка килде.

Казанда тәүлек буе Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны эзлиләр. Яшүсмерне эзләү турында хәбәр «Лиза Алерт» эзтабарлар отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә барлыкка килде.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте дә баланың югалуы турындагы хәбәрне раслады. Эзләү эшләре бара.

Беренчел фаразлар буенча, кыз әнисе һәм энесе белән бергә бию фестиваленә килгән һәм Казандагы сәламәтләндерү лагерында яшәгән. Кичә бала билгеле булмаган сәбәпләр аркасында лагерьдан качкан. Хәзер югалган баланы эзләү бара.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кыз әнисе белән лагерь территориясендә бер бүлмәдә яшәгән. Лагерьның үзендә смена 13 августта ук тәмамланган. Ә биредә Красноярсктан килгән туристлар түләүле рәвештә яшәгән. Хәзерге вакытта баланы эзләү эшләре дәвам итә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading