16+

Казанда өч яшьлек малай бишенче кат тәрәзәсеннән төшеп һәлак булган

Казанда җомга көнне, 23 апрельдә, Павлюхин урамындагы йорт янында югарыдан егылып төшү билгеләре булган өч яшьлек малайның үле гәүдәсен тапканнар, дип хәбәр итә ТР буенча Россия тикшерү комитеты идарәсе.

Беренчел мәгълүматлар буенча, малайның әти-әнисе эшкә киткән, ә баланы әбисе янына илткәннәр. Ә ул исә туганына дару илтергә дип киткән һәм сабыйны 13 яшьлек улы белән калдырган. Ниндидер мизгелдә яшүсмер аш-су бүлмәсенә чыгып китә, ә малай тәрәзә төбенә менә, тәрәзәне ача һәм москит челтәренә таяна. Корылма баланың авырлыгын күтәрә алмаган, һәм ул бишенче каттан егылып төшкән.
РФ Җинаять кодексы 109 маддәсенең 1 өлеше буенча ("Саксызлык аркасында үлемгә китерү") җинаять эше кузгатылган.

Фото: http://pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading