16+

Казанда Данис Зариповның шәхси хоккей мастерлыгы үзәге ачылды

Кичә танылган Россия хоккейчысы Данис Зарипов "Казань-Арена" стадионы территориясендә хоккей мастерлыгы үзәге ачты.

Кичә танылган Россия хоккейчысы Данис Зарипов "Казань-Арена" стадионы территориясендә хоккей мастерлыгы үзәге ачты.

Яңа спорт-күнекмәләр ясау үзәге "Победный бросок" дип атала. Бу хакта "Комсомольская правда. Казань" хәбәр итә.

Хоккейчыларны әзерләү программасына профессионал спортчылар җитәкчелегендәге һәртөрле укыту-күнекмәләр эшләү дәресләре кергән.
Татарстан Президенты вазыйфасын башкаручы Илдар Халиков әйтүенчә, республикада 50 мең кеше хоккей белән мавыга. Татарстанның кырыклап боз сарае һәм 700 кышкы мәйданчыгы, алты профессионал командасы бар. Шулай ук, аның сүзләре буенча, "Победный бросок" - шәхси проект.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading