Татарстанда 4 апрельдә «Россиядә иң яхшы такси йөртүче» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы узачак.
Конкурста катнашу бушлай. Гаризаны рәсми сайтта бирергә мөмкин.
Региональ этапта җиңү өчен машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, такси турындагы канунны, истәлекле урыннарны һәм Казанның урам-юл челтәрен белүләрен күрсәтергә кирәк. Ярышларның мөһим этабы – гамәли тур. Практикада катнашучыларга катлаулы конкурс дистанциясен үтәргә туры киләчәк. Балалар куркынычсызлыгына аерым урын биреләчәк. Оештыручылар махсус: "Балалар автокреслосы урнаштыру" һәм "Машина йөртүнең җайлылыгы" дип аталган сынаулар уйлап чыгарган, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Беренче өч урынны алган такси йөртүчеләр 30 мең сум акчаны бүлешәчәк. Ә җиңүче конкурс финалына чыгачак, анда бөтен илнең иң көчле шоферлары белән көрәшәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар