16+

Казанда “Ишегалды спорты” көнен билгеләп уздылар

Бәйрәмне Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин ачып җибәрде.

Бәйрәмне Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин ачып җибәрде.

Массакүләмендәге спорт - ишегалдыннан башлана, шуңа да ишегалды спортын, күршеләр дуслыгын, бер йортта яшәгән халык арасындагы бер-берсенә ышаныч хисләрен кайтарырга кирәк,- диде Александр Сидякин. Әлеге бәйрәмне оештыруда "Грамоталы кулланучы мәктәбе" дә катнаша. Чарада катнашкан ике тапкыр Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров та :
- Безнең вакытта мондый шартлар тудырылмаган иде, турникларны үзебез ясап, ишегалдында спорт белән шөгыльләнү өчен үзебез уңайлыклар булдыра идек, - дип искә алды.

Ишегалды спортын үстерү, төрле спорт уеннарын популярлаштыруга корылган чаралар илнең 430дан артык муниципаль берәмлегендә узды. Ишегалды спорты көне - Бөтенроссия Двориадасына старт бирде. Ягъни бу үзенә күрә ишегалдында яшәүчеләр өчен олимпиада, Россиянең төрле төбәкләрен, актив халыкны берләштерә торган бәйрәм. Двориада 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чара кысаларында төрле ишегалларында спартакиадалар, милли спорт уеннары, концерт программалары булыр дип көтелә. Татарстанда спорт инфраструктурасының үсеше нәтиҗәсендә, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен мөмкинлекләр арта бара. Республикада 10 меңләп спорт бинасы исәпләнә. Аларда барлыгы 250 меңләп кеше шөгыльләнә ала. Татарстанда президент теләктәшлеге белән үзенчәлекле спорт объектлары төзелә. Ике ел эчендә республикада 483 спорт объекты куллануга тапшырылды. Бу киләчәктә ГТО тапшыру буенча төп мәйданчыклар булачак.
Татарстанда һәр өченче кеше даими рәвештә физик күнегүләр башкара, нинди дә була спорт төре белән шөгыльләнә. Бу күрсәткечләр, бөтен ил белән чагыштырганда 11 процентка югарырак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading