16+

Казанда хәйрия футбол матчы узачак

Иртәгә хоккейчы Александр Бурмистров һәм аның дуслары Fight Nights командасы белән хәйрия футбол матчында уйнаячак.

Иртәгә хоккейчы Александр Бурмистров һәм аның дуслары Fight Nights командасы белән хәйрия футбол матчында уйнаячак.

Тамашачылар өчен данлыклы уенчылар белән фотосессия һәм кавер-төркем чыгышы оештырыла. Матчта казанлылар онкогематологик авырулы балаларны тәрбияләүче гаиләләргә акча бирә алачак.

Матч 19:00 сәгатьтә башлана. Уенга ярты сәгать кала һәм тәнәфестә тамашачылар өчен кавер-төркем чыгыш ясаячак. Шулай ук тамашачыларга команда уенчылары белән фотога төшәргә мөмкинлек биреләчәк.

Уенга керү ирекле. Стадионда иганәләр өчен QR-кодлы плакатлар урнаштырылачак. Оештыручылар хәйрия матчлары традициягә әверелер дип өметләнә.

Уен Казанның Үзәк стадионында уза. Матч Казан мэриясе һәм «Игелекле Казан» автоном коммерциягә нигезләнмәгән оешмасы ярдәме белән үтәчәк.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading