16+

Казанда Конфедерацияләр кубогы матчлары вакытында тамашачыларны 130 автобус таратачак

Конфедерацияләр кубогы уеннары матчларыннан соң Казанда һәр көнне тамашачыларны өйләренә шәһәр буйлап 130 автобус таратачак. Бу хакта, бүген башкала мэриясендә узган матбугат конференциясендә Казанның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җиткерде.

Совет һәм Идел буе районнары, Дәрвишләр бистәсе юнәлешләрендә "Ветеренария академиясе" тукталышыннан китәргә мөмкин булачак. Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров һәм Вахитов районннарына җанатарлар Ямашев проспектындагы яңа тукталыштан китә алачак.

Матчлар башланганчы һәм тәмамлангач шаттллар өстәмә рәвештә,"Казан-Арена" һәм аэропорт шулай ук аэропорт белән "Казан-1", "Казан-2" тимер юл вокзаллары арасында йөриячәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading