16+

Казанда корбан чалу урыннары билгеләнде

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00тә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.
Татарстанның Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 мең сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә мохтаҗлар өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Мөселманнары диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды шөгыльләнә. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.

Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарыла

«Казан Нуры», Фатыйх Әмирхан ур., 3
«Салихҗан», Бестужев ур., 66а
«Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри ур., 17
«Гадел», Оренбург проезды, 193
«Ризван», Хөсәин Мәүлетов ур., 48а
«Апанай», Каюм Насыйри ур., 27
«Тынычлык», Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)
Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы
«Ярдәм», Серов урамы, 4а
«Рамазан», Окольная урамы, 25б
«Җомга», Ильич урамы, 4
«Мәүлид», Селянская урамы, 23 (Залесный)
«Коддус», Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)
«Иман Нуры», Дорожная урамы, 32а (Нагорный)
«Дин-Ислам» мәчете, Чишмәле 17а
«Билал», Иркен урамы, 29 (Вознесенское)
Корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 40
«Рәҗәп», Энгельс урамы, 20
«Фатиха», Рихард Зорге урамы, 4а (Кадыш).

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading