16+

Казанда медицина көллияте директоры кулга алынган 

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтүенә Зөһрә Хисаметдинова инде күптән эләккән - медицина көллияте студенты булу өчен түләргә кирәк дигән имеш-мимешләр берничә ел элек таралган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтүенә Зөһрә Хисаметдинова инде күптән эләккән - медицина көллияте студенты булу өчен түләргә кирәк дигән имеш-мимешләр берничә ел элек таралган.

Әмма әлегә кадәр көллият директор репутациясе тап төшермәслек була. Полиция хезмәткәрләре исә Балтачта яшәүче хатын-кызга чыга. Ул еш кына Казанга килеп, Хисаметдинова белән күрешкән. 

Очрашуларның максаты акча бирү булып чыга. Үзенең арадашчылыгы өчен хатын-кыз процент алган, ә директорның үзенә, тикшерүчеләр фикеренчә, көллияткә керү мөмкинлеге өчен 100 дән 120 мең сумга кадәр акча тапшырган, дип яза “Казанские ведомости”. 

"Ришвәтчелек" һәм "Ришвәтчелектә ярдәм итү" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading