16+

Казанда парковкаларның ташламалы эш режимы июльгә кадәр озайтылды

Машина йөртүчеләр үз автомобильләрен парковкага куйган өчен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр генә түли, ә шимбә, якшәмбе көннәрендә парковка бушлай булды.

Машина йөртүчеләр үз автомобильләрен парковкага куйган өчен эш көннәрендә иртәнге 7дән кичке 6га кадәр генә түли, ә шимбә, якшәмбе көннәрендә парковка бушлай булды.

Ташламалы режим буенча паркинглар өчен түләү эш көннәрендә 7:00 дән 18:00 гә кадәр генә алына, ә шимбә һәм якшәмбе көнне машинаны бушлай калдырырга мөмкин.

Казанда 2021 елның июленә кадәр парковканың ташламалы режимын озайттылар. Бу хакта мэриядәге эшлекле дүшәмбедә хәбәр иттеләр.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренчә, парковкаларның ташламалы эш режимын кертү эшкуарларга үз бизнесларын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Фото: "ШК" архивыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading