16+

Казанда сантехник һәйкәле ачылды

Казанда "Иң яхшы сантехник-2016" профессиональ конкурсына нәтиҗә ясалды.

Казанда сантехник һәйкәле ачылды

Казанда "Иң яхшы сантехник-2016" профессиональ конкурсына нәтиҗә ясалды.

Бәйге 2019 елда Казанда булачак World Skills Russia халыкара ярышларына багышланды.

Әлеге уңайдан слесарь-сантехник һөнәренә багышланган һәйкәл дә ачылды. Ул Торак-коммуналь хезмәт үзәге мәйданында - Чистай урамы, 63нче йорт янында урнашкан.

Бәйге Яңа Савин районы торак фондына хезмәт күрсәтүче подрядчы оешмаларның монтажчылары арасында үткәрелде.

Беренчелекне "Савиново-38" ҖЧҖ слесарь-сантехнигы Артур Тень, икенче урында - «Жилкомсервис» ҖЧҖ Рамил Шәвәлиев, өченче урынны- "Савиново-39" ҖЧҖ хезмәткәре Рөстәм Закиров алды. Җиңүчеләргә дипломнар, иминият полислары һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading