16+

Казанда теракт ясарга әзерләнгән ир-атны тоткарлаганнар

Явыз ниятле кеше тимер юлларда шартлаулар һәм танк училищесы территориясендә диверсияләр оештырырга планлаштырган.

Явыз ниятле кеше тимер юлларда шартлаулар һәм танк училищесы территориясендә диверсияләр оештырырга планлаштырган.

Татарстандагы махсус хезмәт хезмәткәрләре *"Россия азатлыгы" легионы әгъзасы әзерләгән терактлар сериясен булдырмый калды (*Россия Федерациясендә террорчылык дип танылган һәм тыелган). Явыз ниятле кеше тимер юлларда шартлаулар һәм танк училищесы территориясендә диверсия ясарга планлаштыра. Бу хакта ФСБның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тентү барышында, Новиков фамилияле казанлыдан квадрокоптер һәм берничә шартлаткыч җайланма булдыру өчен кирәкле элементлар: таймерлар, трансформаторлар һәм квадрокоптердан ташлау системалары барлыгы ачыклана.

Сораштыру вакытында Новиков танк училищесы полигонындагы сугыш машиналары паркы территориясен яндырырга ниятләвен таный. Шулай ук полигоннан ерак түгел 17 Молотов коктейле белән яшерен урын табылган.

Новиковка карата «террорчылык оешмасы эшчәнлегендә катнашу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Соңрак аның шулай ук «Дербышки»тимер юл станциясендә диверсия әзерләве ачыкланган. «Диверсия» маддәсе буенча да гаепләү өстәлгән. Новиков сак астында.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading