Сәүдә шәһәрнең 20 мәйданчыгында оештырылачак.
Декабрьдә Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәме алдыннан чыршы базарлары эшли башлаячак. Ылыслы агачларны шәһәр халкы 20 мәйданчыкта сатып ала алачак.
Чыршы базары 1 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр рөхсәт ителә. Шул вакытта эшмәкәрләр продукцияне сата башлау датасы турында үзләре карар кабул итәргә хокуклы, дип аңлаттылар Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.
Мәйданчыклар түбәндәге адреслар буенча урнашачак.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
Академик Павлов ур., 1
Ямашев пр., 92а
Вахитов һәм Идел буе районнары
Чехов ур., 3/7
Б.Шаһиди ур., 24
Җиңү пр., 56
Р.Зорге ур., 57, 68, 70, 77
Х.Мәүлетов ур., 17
В.Кулагин ур., 6
Ю.Фучик ур., 49, 105в
Мәскәү районы
Серов ур., 35
Декабристлар ур., 114, 150
Совет районы
Пионер ур., 9а
Ватан ур., 33а
Академик Сахаров ур., 13а
Карбышев ур., 15
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар