16+

Казанда төп чыршыны урнаштыру быел күпмегә төшәр?

Татарстан башкаласында «Казан гаилә үзәге» каршындагы территорияне Яңа елга рәсмиләштерү 15 млн сумга төшәчәк. Аны урнаштыру белән җирле компания шөгыльләнәчәк.

Татарстан башкаласында «Казан гаилә үзәге» каршындагы территорияне Яңа елга рәсмиләштерү 15 млн сумга төшәчәк. Аны урнаштыру белән җирле компания шөгыльләнәчәк.

Тендерда бары тик бер компания катнашкан. Ул үз хезмәтләре өчен шәһәр хакимияте тарафыннан билгеләнгән контрактның башлангыч бәясе белән тулысынча туры килгән сумманы тәкъдим иткән.

Казанның төп чыршысы 15 млн сумга төшәчәк, ул 35 метр биеклектә булачак һәм 12 декабрьгә кадәр урнаштырылачак. Аның өстенә «Чатыр» яктылык конструкциясе 18 декабрьгә кадәр куелачак. Барлык эшләрне 20 декабрьгә тәмамлау планлаштырыла.

Казанда төп чыршыны рәсми рәвештә Казан гаилә үзәге янында 24 декабрьдә тәкъдим итәргә җыеналар. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading