16+

Казанда үзмәшгульләрнең «Татарстан мин бит инде ул» һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе ачылды

Ял көннәрендә Камал театры янында алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк.

Ял көннәрендә Камал театры янында алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Галиәскар Камал театры янындагы мәйданчыкта уза торган «Минем бизнес» үзәгеннән ярминкәдә ике көн эчендә 120 үзмәшгуль катнашачак. Алар уникаль продукция  – балта остаханәләреннән алып интерьер бизәкләренә һәм фермер продуктларына кадәр тәкъдим итәчәк, аны кибетләрдә сатып алып булмый. Күргәзмәнең үзенчәлеге булып милли колоритлы әйберләр: бижутерия, сумкалар, кием-салым һәм тәм-томнар тора.

Ярминкә ачылышында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашты, ул республика бизнесын Россия эшкуарлыгы көне белән котлады, уңышлы сәүдә һәм яхшы керем теләде.

Ял көннәрендә Камал театры янында алып баручылар, ди-джейлар һәм артистлар эшләячәк. Алар бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, викториналар үткәрәчәкләр. Шулай ук республиканың иҗат коллективлары һәм музыкантлары чыгышлары планлаштырылган.

Үзмәшгульләр ярминкәсе 24-26 майда узачак.

Хәзерге вакытта Татарстанда 330 меңнән артык үзмәшгуль гражданин исәпләнә. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында 2020 елдан бирле даими рәвештә үзмәшгульләр өчен ярминкәләр үткәрә, барлыгы 60тан артык шундый чара үткәрелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading