16+

Казанда яшь инспекторлар ярыша

4 – 9 июнь көннәрендә Казанда «Безопасное колесо» дигән 38нче Бөтенроссия яшь инспекторлар бәйгесе уза. Бәйгедә 10 – 12 яшьләр тирәсендәге 340 мәктәп укучысы катнашачак. 

4 – 9 июнь көннәрендә Казанда «Безопасное колесо» дигән 38нче Бөтенроссия яшь инспекторлар бәйгесе уза. Бәйгедә 10 – 12 яшьләр тирәсендәге 340 мәктәп укучысы катнашачак. 

Казанда ярышлар инде өченче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул моннан утыз ел элек – 1986 елда булган. Икенче тапкыр егерме елдан сон оештырганнар. Быел исә укучылар иң яхшы инспектор исеменә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә сыналачак.

-Әлеге бәйге безнең республика өчен инде традицион чарага әйләнеп бара. Безнең командаларның Бөтенроссия һәм Европа бәйгеләрендә җиңүләре күп. Ышанам, без юристлар рәтен дә тулыландырырбыз, - диде бәйгенең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин. 

Ярыш вакытында яшьләр велосипед йөртү буенча осталыкларын күрсәтәләр, юл йөрү кагыйдәләре, беренчел ярдәм күрсәтү буенча белемнәрен сынаячаклар.   
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading