16+

Казанда “Әйдә Бас” татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак

20-21 май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Әйдә Бас” татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак.

20-21 май көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Әйдә Бас” татар биюен үстерү остаханәсе фестивале узачак.

Әлеге фестиваль “Росмолодежь” яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла.

 Фестивальнең бурычлары – шәһәр халкына һәм кунакларына татар биюенең нинди төрле, бай һәм кызыклы була алуын күрсәтү. Күпләр татар биюләрен Татарстан Республикасы халкы гына түгел, ә илебез территориясендә яшәүче татарлар да (Әстерхан, Самара, Себер, Пермь, Урал һ.б.) биегәнен белми. Әле алай гына да түгел, һәр татар этнографик төркеменең биюе үзенчәлекле. Аларның һәрберсенең үз хәрәкәте, костюмнары, музыкасы һәм тарихы бар!

“Минем өчен “Әйдә Бас” проекты остаханәләре – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу ул. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим”, - диде педагог-хореограф, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, “Әйдә Бас” проектының җитәкчесе Сәидә Миңнебаева.

Фестиваль программасында “Әйдә Бас” татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итү, “Кичке уен” татар халык уеннары, Самара татарлары турындагы легенда мотивлары буенча перфоманс, проектның белем бирү атнасы турында фотокүргәзмә, Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль Кариев театры сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланачак.

Шуны да әйтергә кирәк, 1-6 ноябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь театрында “Калеб” яшьләр җыены кысаларында “Әйдә Бас” татар биюен үстерү остаханәсе узды. Сайлап алынган 25 катнашучы 6 көн дәвамында Урал, Пермь, Себер, Әстерхан, Самара, Казан татарларының, керәшеннәрнең бию, шулай ук милли костюм үзенчәлекләре белән танышты. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading