16+

Казанга балалар утыртып баручы автобус йөртүчесе исерек булган

«Мин беркая да бармыйммыни?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат.

«Мин беркая да бармыйммыни?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат.

7 майда иртәнге сигездә Мәскәү-Уфа юлының 1305нче километрында Башкортстан буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре ике пассажир автобусын туктата. Higer автобуслары икесе дә Казанга бара. Бер автобуста 13 олы кеше була, икенче автобус салонында 17 бала һәм аларны озата баручы дүрт олы кеше утыра. Шушы автобусның йөртүчесе исерек була. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте. 

Мәктәп укучыларын утыртып алып бара торган автобус йөртүчесеннән алкоголь исе килә. Алкотестер 1 литр өреп чыгарыла торган һавада 0,251 мг алкоголь булуын күрсәтә. 

Полиция хезмәткәрләре ир-атка автобус белән идарә итү тыя. «Мин беркая да бармыйммыни?» — дип гаҗәпкә кала бу ир-ат.

«Аннары автобус руленә башка йөртүче утыра һәм ул маршрут буенча хәрәкәтне дәвам иттерә. Кагыйдә бозучы идарәдән читләштерелә. суд тиешле карар чыгарачак», — дип аңлаткан ЮХИДИ вәкиле.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading