16+

Казанга эшлекле хатын-кызлар җыела

17 август көнне Казан Халыкара ат спорты комплексында Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак.

17 август көнне Казан Халыкара ат спорты комплексында Татарстан эшлекле хатын-кызларының III форумы узачак.

Форумда хатын-кыз депутатлар, төрле фирма башлыклары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм башкалар - барлыгы 200дән артык эшлекле хатын-кыз катнашачак.

Чара кысаларында "Хатын- кыз куллары" дип исемләнгән заманча татар сәнгате күргәзмәсе дә үтәчәк. Биредә чигелгән түбәтәйләр, кулдан тегелгән курчаклар, шамаилләр, башка кул эшләнмәләрен күрергә мөмкин булачак. Көне буе "Хатын-кыз бизнесы» күргәзмәсе эшләячәк. Анда эшлекле хатын-кыз кирәк - яраклары тәкъдим ителәчәк. Форумда хатын-кызлар арасында ат ярышлары да булыр дип көтелә. Чабышкылар "Татарстанның эшлекле хатын-кызлары" кубогына көч сынашачак.

Әлеге чарадан тулырак репортажны "Шәһри Казан" газетасының киләсе саннарында укый алырсыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading