16+

Казанга ислам дөньясының яшьләр башкаласы статусы бирелде

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында бик күп дөнькүләм чаралар узачак.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында бик күп дөнькүләм чаралар узачак.

2022 елда Казан Ислам дөньясының яшьләр башкаласына әвереләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
Башкала буларак Казанда бик күп төрле күләмле чаралар уздырылачак. Мәсәлән, март аенда ислам дөньясының яшьләр башкаласы буларак Казанны инаугурацияләү тантанасы узачак. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә Коръән укучылар бәйгесе узарга тиеш. Моннан тыш спорт ярышлары, ат чабышы һәм киберспорт буенча чемпионат үткәреләчәк. «Һичшиксез, үткәрелгән һәр чара яшьләребезне кызыксындырырга тиеш», - дип ассызыклады министр.
Әлеге проект кысаларында, 2020 елның төп вакыйгасы булып яшьләр эшләре буенча министрлар саммиты торачак. Биредә Ислам дөньясы илләреннән 56 вәкил катнашачак, дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре буенча министр.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading