16+

Казанга кешелек җәмгыяте кыйм­мәтләре турында сөйләшергә җыелалар

Татарстан башкаласында 14-16 сентябрьдә «Кешелек җәмгыяте кыйм­мәтләре - тотрыклы үсешнең этәргече» дигән исем астында халыкара форум узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Татарстан башкаласында 14-16 сентябрьдә «Кешелек җәмгыяте кыйм­мәтләре - тотрыклы үсешнең этәргече» дигән исем астында халыкара форум узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Бу чара ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, ТИСБИ идарә университеты тарафыннан оештырыла. Форумга Франция, Венгрия, Испания, Әзәрбайҗан, Кытай, Индонезия, Польша, Перу, Танзания илләреннән, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Краснодар, Самара, Воронеж, Киров һәм башка шәһәрләрдән галим-экспертлар килүе көтелә. Яңа гуманизм, кешелек җәмгыятенең мәдәни кыйммәтләре, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, Бөтендөнья мәдәни кыйммәтләр мирасы, гуманитар иминлек турында сүз барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading