16+

Казанга сәясәт белгечләре җыела

11-13 ноябрь көннәрендә Казанда гомум­россия иҗтимагый оешмасының II «Россия сәясәт белгечләре җәмгыяте» съезды узачак.

11-13 ноябрь көннәрендә Казанда гомум­россия иҗтимагый оешмасының II «Россия сәясәт белгечләре җәмгыяте» съезды узачак.

Ч арага 350ләп Россия һәм чит ил галимнәре һәм экспертлары килә. Алар арасында Италия, Канада, АКШ, Бөекбритания, Австрия, Франция, Украина, Сербия, Казахстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан, Молдавия, Эстония, Польша, Аргентина, Бразилия, Иран, Тайланд һәм Гватемала белгечләре дә бар. Съездда шулай ук илнең төрле югары уку йортларында политолог һөнәренә өйрәтүчеләр дә җыелыр дип көтелә. Алар Россия дәүләте һәм җәмгыять алдында торган сәяси бурычлар турында фикер алышачак. Россия сәясәт белгечләре җәмгыяте әлеге чара ярдәмендә сәясәт өлкәсендә эшләүче тикшеренүчеләргә булышлык күрсәтү, Россиянең иҗтимагый-сәяси процессларында политологларның ролен һәм статусын күтәрү, аларның ил һәм җәмгыять алдындагы профессиональ җаваплылыгын арттыру максатын куя.

Сәясәт белгечләре өчен Казан буйлап экскурсия оештырылачак, Татарстан Халыклары ассамблеясе эшчәнлеге белән таныштырачаклар. Съездны үткәрү урыны итеп Казан юкка гына сайланмаган. Казан илнең иң мөһим мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси үзәкләренең берсе булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading