Җирле шәхси компания белдергәнчә, сезон башланганнан бирле шәһәр урамнарына 2,8 мең самокат чыгарылган. Алардан шәһәр халкының һәм кунакларның 38 проценты файдаланган. 7 ай эчендә алар бу транспорт төрендә 3,5 млн чакрым юл үткәннәр.
Бер сәяхәтнең уртача озынлыгы 15 минут 18 секунд тәшкил иткән. Казанлылар тукталышларда торган электр самокатларына утырып, торак кварталларга яки сәүдә һәм бизнес үзәкләренә кадәр барган.
Электр скутерларын арендалау сезоны узган атнада тәмамланган.
Комментарийлар