16+

Казанлыларны велосипед сезонын ябарга чакыралар

8 октябрьдә 8:00 сәгатьтә Казан тарихына багышлаган велоквест узачак.

8 октябрьдә 8:00 сәгатьтә Казан тарихына багышлаган велоквест узачак.

Велоквест шәһәрлеләрнең физик активлыгын күтәрү һәм мәркәзебезнең тарихын яңа яктан ачу максатыннан оештырыла. Анда һәр теләүче катнаша ала. Оештыручылар, “Мәрхәмәтле Казан” ярдәме белән берлектә, мөмкинлекләре чиклеләрне дә чарага җәлеп итә. 

Велоквест 1 май мәйданында башланып китәчәк. Аннан – Ушкова йорты, КДУ, Ирек мәйданы, Бакый Урманчы бакчасы, Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы. Һәрбер ноктада экскурсоводлар тарихи фактлар һәм кызыклы мәгълүмат белән уртаклашачак. Ә соңгы нокта – Татарстан Республикасының Милли китапханәсе.

Шунда ук катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү узачак. Маршрут дәвамында тупланылган пазл детальләреннән күмәк бер картина җыелачак.
Велоквестка теркәлү әле дә дәвам итә. Казан мэриясе сайты аша анкета тутырып, квестка кушылырга була.

Шулай ук, автомобиль йөртүчеләр колагына: велоквест көнендә 7.30-10.00 сәгатьләрдә Казан үзәгендәге юллар ябык булачак. Бу Кремль, Университет, Большая Красная, К.Маркс, Пушкин урамнарына кагыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading