16+

Казанның 12 җәмәгать киңлегендә традицион язгы өмәләр оештырыла

 Казанның 12 җәмәгать киңлегендә традицион өмәләр үткәреләчәк. Һәр чара индивидуаль форматта оештырылачак: катнашучылар үсемлекләр утырта, велосипедта йөргәндә җыештыра һәм электр приборларын эшкәртүгә тапшыра алачак. Бу хакта Башкарма комитетның эшлекле дүшәмбесендә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Айгөл Латыйпова сөйләде.

Өмәләр 19нчы апрельдә Лядской бакчасындагы акциядән башлана. 22 нче апрельдә Горки-Әмәт урманы, Җиңү паркы, Горьки исемендәге парк һәм Комсомол күле территорияләрен тәртипкә китерү күздә тотыла. 29 нчы апрельдә өмәләр Рус-Алман Швейцариясендә, Салават Күпере паркында, Тинчурин исемендәге паркта, «Фестивальный» бульварында, Урицкий исемендәге паркта һәм «Казан» гаилә үзәге янында узачак. 13 нче майда Казансу яр буен җыештыру эшләре алып барылачак. Һәр өмәнең форматы турында Парклар һәм скверлар дирекциясе соңрак хәбәр итәчәк. 

«Әгәр ниндидер оешма өмәдә үзәкләштерелгән рәвештә катнашырга тели икән, безнең белән элемтәгә керүне сорыйбыз», – дип өстәде А.Латыйпова. 

«Кыштан соң урамнарны, паркларны һәм ишегалларын чистарту – тормышыбызның бер өлеше, безнең климат шартларыннан моннан качып булмый, моны безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Подрядчы оешмалар актив рәвештә эшкә кушылды, халык ярдәме рәхмәт белән хуплана», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.,

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading