16+

Казанны рөхсәтсез төзелгән корылмалардан "чистарталар"

Быел башкалада 42 капиталь корылма, хөкем карары нигезендә, мәҗбүри сүттерелгән.

Казанны рөхсәтсез төзелгән корылмалардан "чистарталар"

Быел башкалада 42 капиталь корылма, хөкем карары нигезендә, мәҗбүри сүттерелгән.

- Рөхсәтсез урнаштырылган 262 павильон һәм киоск алынды. Законсыз рәвештә төзелгән 42 корылма сүттерелде. Документлары булмаганлыктан, аларда чыгышы шикле продукция сатыла, лицензиясез хезмәт күрсәтелә, салымнар түләү юк, теркәлмәгән мигрантлар эшли, шәһәрнең инженерлык челтәрләренә рөхсәтсез ялганалар, - дип тезеп китте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Быел, беренчеләрдән булып, Островский урамындагы 39нчы йорт аркасына, ягъни дугалы капка эченә төзелгән сыра кибете мәҗбүри сүттерелде. Пушкин урамындагы бер йортта февраль аендагы янгын вакытында янгын сүндерү машиналары хәрәкәтенә нәкъ шушы кибет комачаулык тудырган иде. Корылманы сүткәч, аның «Водоканал» челтәрләренә рөхсәтсез тоташканлыгы да фаш ителде. «Саша» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыять Де­ментьев урамындагы җир асты юл кичүенә, янгын куркынычсызлыгы һәм санитар кагый­дәләрне бозып, киосклар төзеп бетергән иде. Гудованцев урамындагы 41нче йорттагы рөхсәтсез кибет «фанфурик» дип атап йөртелә торган спирт катнашмалы төнәтмә сатып яткан. Побежимов урамындагы 53нче йорт янындагы кибет газүткәргеч өстенә үк төзеп куелган булган. Иван Кузнецов әйткәнчә, Казанда 2013 елдан бирле 1400 павильон һәм киоск сүттерелгән.

- Татарстан Президенты Казан хакимиятенең рөхсәтсез төзелгән корылмаларны сүттерү юнәлешендәге эшчәнлеген хуплады. Мондый корылмалар шә­һәрнең йөзен боза, җитмәсә, инженерлык челтәрләренә дә рөхсәтсез ялганалар. Рөхсәтсез төзегән корылмаларын кайберәүләр үз теләкләрендә сүтте. «Песиләр» кем итен урлап ашаганнарын сизәләр. Рөхсәтсез корылмаларны сүттерү киләсе елда да дәвам итәчәк, - дип искәртте мэр Илсур Метшин, сөйләшүгә йомгак ясап.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading