16+

Кем кая сәяхәт иткән?

28 декабря 2024, 09:34
1236
0
0
Уку өчен 2 минут

Агымдагы елда мәдәни яки спорт чарасына багышланган вакыйгалы сәяхәтләр саны Россия туристлары арасында 60 процентны тәшкил иткән.

Агымдагы елда мәдәни яки спорт чарасына багышланган вакыйгалы сәяхәтләр саны Россия туристлары арасында 60 процентны тәшкил иткән.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, Россиядә иң зур ихтыяҗга (35 процент) йолдызларның музыкаль концертларына бару кергән туристик сәфәрләр ия. Моннан тыш, Россия сәяхәтчеләре спорт чараларына (32 процент), музыка фестивальләренә (28 процент), милли бәйрәмнәргә (17 процент) һәм сәнгать күргәзмәләренә (16 процент) бару өчен сәфәр кылган.

Сәфәр максатларының башка вариантлары арасында респондентларның 15 проценты – кино вакыйгаларына, 13 проценты – гастрофестивальләргә, 11проценты флористика күргәзмәләренә баруны атаган. Шулай ук сервис хезмәткәрләре вакыйгалы характердагы сәяхәтләрнең иң популяр юнәлешләре арасына Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Санкт-Петербург өлкәсе, Краснодар крае, Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсе кергән. Мондый сәфәрнең уртача бәясе 10 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading