16+

Кер порошогына, бәдрәф кәгазенә һәм теш пастасына бәяләр арткан

Ә шырпыга бәяләр киресенчә төшкән.

Ә шырпыга бәяләр киресенчә төшкән.

Соңгы өч-дүрт көндә кер порошогына, бәдрәф кәгазенә, теш пастасына һәм щеткасына, подгузникларга бәяләр арткан. Шырпы белән антисептикларга исә бәя киресенчә төшкән. Бу хакта журналистларга Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.
– Шул ук вакытта кибетләрдә шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясенә ажиотаж күзәтелми. Сәүдә үзәкләре мәгълүматларына караганда, беренчел куллану товарлары запасы да җитәрлек. Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы нигезендә, һәр көнне кулланучылар бәяләре һәм товарларның кибетләрдә булу-булмавы мониторингы уздырыла, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading