"Казан" гаилә үзәге каршындагы мәйданда узган атнада, "Бергә Яктырак" ("Вместе Ярче") энергиягә сакчыллык Бөтенроссия фестивале кысаларында, агитация-пропаганда чарасы оештырылды.
Казанның энергетика тармагы предприятиеләре күргәзмәсе эшләде. Кечкенә балалар энергияне саклау темасына рәсем конкурсында катнашты. Башкала мәктәпләре укучылары тематик плакатлар ясаганнар. Биредә ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылган иде. Югары уку йортларында белем алучы студентларның рок төркемнәре концерт куйды.
- Энергиягә сакчыл технологияләр, энергия сакчыллыгы - дәүләт сәясәте. Без шушы бурычны гамәлгә ашыруда актив катнашабыз, - ди Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов.
Казан шәһәре башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Илдар Шакиров: "Казандагы предприятиеләргә, торак йортларга энергиягә сакчыл агрегатлар урнаштырыла. Монысы аның шәһәр күләмендәге эшләр. Кеше үз артыннан гап-гади лампочканы сүндереп куя икән, бу да икътсадка файда", - дип, гаиләләрдә балаларны энергиягә сакчыл булырга өйрәтеп үстерегә чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар