16+

КФУ укытучылары маскировка челтәрләре үрәләр һәм хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыялар

Гуманитар йөк Лисичанскига 15 августтан соң җибәреләчәк.

Гуманитар йөк Лисичанскига 15 августтан соң җибәреләчәк.

Татарстан Республикасы көне алдыннан Казан федераль университетының ветераннар Советы «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыра.

Акциягә КФУның барлык вәкилләре – студентлар, хезмәткәрләр, укытучылар, шулай ук Казан университеты ветераннары да кушыла ала, дип хәбәр итте КФУның ветераннар советы рәисе Валерий Телишев. Ул билгеләп үткәнчә, югары уку йортында МХО хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыю 2022 елдан башлап даими рәвештә алып барыла.

"Хәзер, Казан университетында ремонт эшләре алып барылганга күрә, гуманитар ярдәмне түбәндәге адрес буенча китерергә кирәк: Казан шәһәре, Жуковский урамы, 12 йорт, 9дан 18 сәгатькә кадәр. Анда "Яшь Гвардия" офисы урнашкан", – диде КФУ мәгариф департаментының абитуриентларны кабул итүне оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгече, КФУ ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Румия Мостафина.

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» волонтеры, КФУның идарә, икътисад һәм финанс институтының дүртенче курс студенты Линар Арсланов МХО хәрбиләренә кирәкле әйберләр исемлегенә дизель генераторлары, портатив аккумуляторлар, бензокискечләр, ксерокс, офис кәгазе, дымлы салфеткалар, ир-атларның эчке киемнәре, оекбашлар, футболкалар, йокы капчыклары керүен хәбәр итте. Шулай ук волонтерлар тиз әзерләнә торган токмач, эчә торган су да кабул итә. Гуманитар ярдәмне «Яшь гвардия» офисына 15 августка кадәр китерергә мөмкин.

Шунда ук маскировка челтәрләрен үрү оештырылган, анда КФУ вәкилләре дә актив катнаша.

"Гуманитар йөк җыючы, кирәк – яраклар тегүче, маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга сокланам, - ди КФУ ветераннар Советы Президиумы әгъзасы Фәридә Әхмәтшина. - Быел җәй көне мин дә бу игелекле эшкә кушылдым. Ветераннар Советы Казан университеты хезмәткәрләренә һәм пенсионерларына камуфляж челтәрләрен үрүдә катнашырга тәкъдим итте, алар күренмәү эффектын тудыра һәм безнең хәрбиләрне һөҗүмнәрдән сакларга ярдәм итә. Үрү өчен нигез итеп калын балык тоту челтәрен кулланалар, аңа хәзерге вакыттагы һава торышына, сезонга туры килә торган төсләр һәм төсмерләрдәге махсус киселгән корамалар үрәләр. Ул кемнеңдер гомерен саклап калырга, безнең солдатларны якларга ярдәм итәчәк дигән фикер туа».

Волонтерлар ясый торган маскировка челтәрләрен хәрбиләрне һәм хәрби техниканы яшерү өчен алгы сызыкка җибәрәләр. Акция 26 июньнән башлап старт алган, анда КФУның 20дән артык хезмәткәре һәм ветераны катнашкан.

Каждый может помочь! ,Совет ветеранов КФУ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading