16+

Халык артисты вафат булган

98 нче яшендә СССРның халык артисткасы Вера Васильева вафат булган, дип хәбәр иткән INTERFAX.RU га актриса эшләгән Сатира театры. "Театрыбызда зур кайгы: Вера Васильева вафат. Безнең яраткан Верочка. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз", – диелгән хәбәрдә.

Вера Васильева 1925 елның 30 сентябрендә туган. 1948 елда Революция театры каршындагы Мәскәү шәһәр театр училищесын тәмамлый. Студент чагында ук, 1945 елда кинода төшә башлый. Иң беренче роле "Близнецы" картинасындагы эпизодик роль. Ә беренче зур рольне 1947 елда "Сказание о земле Сибирской" фильмында башкара. Актриса барлыгы кырыкан артык кинода төшкән, алар арасында "Свадьба с приданым", "Звезда экрана", "Несовершеннолетние", "Карнавал", "Выйти замуж за капитана" фильмнары бар.

1948 елның мартыннан ул Мәскәү Сатира академия театры актрисасы, анда 60 рольдә уйнаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading