Махсус операциядә катнашучыларның балалары мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм җәйге сәламәтләндерү лагерьларына беренче чиратта алыну хокукына ия булачак.
Шундый закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.
Документны Дәүләт Думасына Махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары кертте. Эшче төркем белән Федерация Советының беренче вице-спикеры Андрей Турчак җитәкчелек итә.
Документ махсус операциядә һәлак булучыларның, шул исәптән хәрби хезмәткә үзе теләп китүчеләрнең балаларына да кагылачак.
Моңа кадәр Турчак билгеләп үткәнчә, бүген бу хокукка хәрбиләрнең балалары гына ия, ә хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучыларның балаларына мондый ташлама юк. Моннан тыш, хәрби һәлак булса, аның балалары «алар турында Дәүләт беренче чиратта кайгыртырга тиеш булса да», мондый ташламаларга хокукларын югалта.
"Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар