16+

Киләсе атна башында буран көтелә

Быелгы кыш җылы килде, зәмһәрир суыклар күзәтелмәде. Гомумән, алганда, республикада, бөтен дөньядагы кебек үк, климат җылына бара.

Быелгы кыш җылы килде, зәмһәрир суыклар күзәтелмәде. Гомумән, алганда, республикада, бөтен дөньядагы кебек үк, климат җылына бара.

1951 елдан хәзерге көнгә кадәр караганда, соңгы ун елда уртача температура үсеше 0,32 градусны тәшкил итә.

70 нче еллардан бирле җылыну процессы 0,5 процентка тизрәк бара. Кыш җылы булса да, тарихта анан да җылырак кышлар бар. 1995 елның кышында уртача температура 5,9 градус булган.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь сүзләренчә, явым-төшемнәр быел җитәрлек булды. Соңгы елларда явым-төшем, үткән елдан кала, шактый булган. Бүгенге көндә кар катламының калынлыгы республика буенча уртача 40 см. Башка елларга караганда, 20 процентка күбрәк бу күрсәткеч. Кар катламында су запасы 122 мл. Су саклагычлар язгы суларны әзер кабул итәргә. Катаклизмнар куркынычы булмаска тиеш түгел.

Гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина әйтүенчә, март аномаль җылы булган. Уртача температура нормадан 4-5 градуска югары. Айның соңгы көннәрендә 3 градуска югары булыр дип көтелә. Алдагы көннәрдә циклон йогынтысында юеш кар, яңгыр явар дип фаразлана. Төнлә температура 0..-5 градус, көндез +1..+6 градус булачак. Дүшәмбе кыска вакытлы буран һәм 18 метрга кадәр җил көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading