16+

Киләсе елга ничек ял итәчәкбез?

Россия Хезмәт министрлыгы 2020 елга бәйрәм көннәре графигын тәкъдим итте. Хезмәт министрлыгы ял көннәрен 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр билгеләргә тәкъдим итә, дип яза «Татар-информ» ТАССка сылтама белән.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елда 4 һәм 5 май көннәрен эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән гыйнвар ял көннәрен күчерү хисабына ял көннәре ясарга тәкъдим итә. Россия Хөкүмәтенең тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

«2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар көнне (шимбә) 4 майга (дүшәмбе); 5 гыйнварны (якшәмбе) 5 майга (сишәмбе) күчерергә» диелә документ проектында.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, ял көннәрен күчерүне исәпкә алып, 2020 елда түбәндәге ял көннәрен:

  • 2020 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр;
  • 22 февральдән 24 февральгә кадәр;
  • 7 марттан 9 мартка кадәр;
  • 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр;
  • 12-14 июнь һәм 4 ноябрь көннәрен билгеләргә тәкъдим ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading